Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында өлкән шәфкать туташы Раушания Гәрәева һәм социаль эш буенча белгеч Екатерина Мясникова «Covid-19 бергә җиңәбез!» дигән акция уздырдылар.
Акциянең максаты – социаль хезмәтләрне кулланучыларга яңа коронавирус инфекциясе йоктыруның куркынычы саклануы һәм вирус инфекцияләренә каршы профилактик чаралар турында искәртү.
Акция барышында социаль хезмәт алучылар үз куллары белән плакат ясадылар, вируслы авырулар турында фәнни-популяр һәм документаль фильмнар карадылар, аларга каршы көрәш чаралары турында мәгълүмат алдылар.
