Суицидаль тотышны профилактикалау буенча «Тормыш матур!» программасы кысаларында Тукай районы «Шәфкать» комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Ләйсән Насыйрова «Социаль рольләр» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Чара урта гомуми белем бирү мәктәбендә узды.
Дәрес барышында балалар социаль рольне анализлау буенча практик күнегүләр ясадылар. «Мин кем?» күнегүе һәм «Социаль рольләр» дигән эшлекле уен үз-үзләрен тотышлары өчен җаваплылык хисен үстерде. Шулай ук балаларга «Әни һәм ул», «Укытучы һәм укучы», «Малай һәм кыз» дигән видеороликлар күрсәтелде, алар балалар өчен ышаныч телефонын популярлаштыруга юнәлдерелгән иде.
Яшүсмерләр социаль рольләр турында яңа белемнәр алдылар һәм тискәре кичерешләре белән эшләделәр. Чарада 22 балигъ булмаган бала катнашты, шуларның 5се – социаль хезмәт алучылар.