Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова «Аралашу вакытында тискәре эмоцияләрдән саклану техникасы» дигән мини-тренинг үткәрде. Тренингның максаты – социаль хезмәт алучыларны катлаулы хәлләрдә үз-үзләрен тотарга өйрәтү.
Авыр кешеләр белән аралашканда конфликтлы шартларда дөрес җавап бирү һәм үз реакцияңне дөрес белдерү мөһим.
Тренинг вакытында психолог реабилитантларны әңгәмәдәшләреннән килгән негативларга психологик киртәләр урнаштырырга өйрәтте, «Купол», «Укларны тотучы», «Үз-үзеңне күзәтү», «Әңгәмә анализы», «Башка роль» күнегүләрен үткәрде.
Тренинг җылы, ышанычлы атмосферада узды. Әлеге техника мәсьәләгә кагылышлы мәгълүматны гына сайлап алырга өйрәтә һәм шәхескә каршы агрессив һөҗүмнәргә игътибар итмәскә булыша, дип билгеләп үтте чарада катнашучылар.
Тренингта 10 кеше катнашты.