Яр Чаллының «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты октябрь аенда истәлекле дата – ачылуга 19 ел тулуны билгеләп үтә.
Бу вакыт эчендә социаль приют тормышында бик күп вакыйгалар булып узды. Әмма приютның җылысы, игелекле атмосферасы үзгәрешсез кала, биредә балалар кирәкле минутта ярдәмгә килергә әзер тәрбиячеләрнең мәхәббәтен һәм кайгыртуын таба. Педагоглар эшендә иң мөһиме – тәрбияләнүчеләрнең күңелләрен җылытырга, аларны яктылык һәм игелек чаткылары белән тулыландырырга, балаларны ярдәмчел һәм тәртипле кешеләр итеп тәрбияләргә омтылу.
«Асылташ» приютын туган көне белән социаль челтәрләрдәге күп санлы дуслары котлады һәм учреждениегә алга таба үсеш һәм чәчәк атуын теләделәр.