28 октябрь көнне Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Дуслык көне» дип исемләнгән тематик чара узды.
Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында пластилин һәм көнбагыш кулланып аппликация ясау буенча төркемле дәрес узды.
Октябрь аенда Кукмара районы «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең Карау мәктәбендә өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре һәм авыруларның туганнары өчен дүрт төркемле дәрес узды.
Шушы көннәрдә Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Әлфия Байкова 5 мөмкинлекләре чикле бала өчен «Светофор» дигән төркемле дәрес үткәрде.
«2014-2020 елларга Татарстан Республикасында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау» ярдәмче программасы кысаларында Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль эш буенча белгече 2 нче мәктәп базасында «Безгә бер-беребезне яхшырак белергә кирәк» дигән чара уздырды.
2020 елның 28 октябренә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 70 016 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 2 369 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 3,45 % тәшкил итә.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 9 305 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 572 кешегә кимрәк.
Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Әкиятне үзебез уйлап табабыз» дигән түгәрәк эшчәнлеге программасы кысаларында чираттагы дәрестә катнаштылар.
27 нче октябрьдә Биектауның «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре 1 нче социаль участокта яшүсмерләр белән «Минем кыйммәтләрем» дигән профилактик чара уздырдылар.
Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгечләре социаль хезмәтләрне кулланучылар белән эшләүдә шәхси алымнар кулланалар. Дәресләр интернат-йорт карамагындагыларның ихтыяҗларын һәм теләкләрен исәпкә алып төзелә.