Теләче өлкәннәрен диспансерлаштыруга китерәләр

2020 елның 26 октябре, дүшәмбе

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Теләче муниципаль районында авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк һәм ялгыз гражданнарны медицина учреждениеләренә китерү эше дәвам итә.

Чаралар диспансерлаштыруны үткәрүгә, шул исәптән авыруларны иртә ачыклау максатыннан өстәмә скрининглар үткәрүгә юнәлдерелгән. Өлкәннәр «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең LADA Largus автотранспорты ярдәмендә китерелә.

2020 ел башыннан алып бүгенге көнгә кадәр Теләче муниципаль районында 1 352 өлкән кешегә әлеге хезмәт күрсәтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International