26 нчы октябрь көнне Лениногорскиның «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Караучы» пилот проектын тормышка ашыру мәсьәләсе буенча эшлекле киңәшмә узды.
Проектны тормышка ашыру турында фикер алышуда «Исток-Башлангыч» комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Е. Б. Савенкова һәм «Содействие» үзәге» коммерциячел булмаган автоном оешмасы вәкилләре: персонал белән эшләү буенча менеджер Т. А. Дятлова һәм менеджер Л. Р. Шәйхетдинова катнаштылар.
«Караучы» хезмәте өйдә, тормыш эшчәнлегендәге беренчел ихтыяҗларны канәгатьләндерү өчен чит ярдәмгә мохтаҗ гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү максатыннан күрсәтелә.
Проект муниципаль районда 2020 елның августыннан бирле тормышка ашырыла. Бүгенге көндә әлеге хезмәттән өлешчә һәм тулысынча үз-үзләренә хезмәт күрсәтү сәләтен югалткан 17 өлкән яшьтәге кеше файдаланды.