Халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре интернет-технологияләр кулланалар

2020 елның 28 октябре, чәршәмбе

COVID-19 пандемиясе сәламәтлекне саклау чараларына җаваплылыкны таләп итә, алар арасында – кешеләр белән элемтәләрне чикләү. Яңа коронавирус инфекциясе йоктыруның куркынычы шартларында халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренә социаль хезмәтләр күрсәтүнең куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен эшчәнлекнең яңа формаларына мөрәҗәгать итәргә туры килә.

Эш эзләүче граждан һәм мәшгульлек үзәге белгече арасындагы хезмәттәшлекне ерак арадан тәэмин итәргә мөмкин. Мисал өчен, халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренең дистанцион эшчәнлегенең бер формасы – вебинарлар үткәрү. Актуаль мәгълүмат җиткерүнең мондый төре татарстанлылар арасында бик популяр.

Шушы көннәрдә Яр Чаллы шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге Инстаграмда вебинар үткәрде: https://www.instagram.com/chelny.czn/. Үзәк хезмәткәре социаль контракт төзүнең өстенлекләре турында сөйләде. Эфир 382 карау җыйды, гражданнар үзәк хезмәткәрләренә 20ләп сорау юллау мөмкинлеге алды.

Әлмәт, Бөгелмә һәм Зәй шәһәрләре мәшгульлек үзәкләре гражданнарга вакансияләр турында учреждениеләрнең рәсми сайтлары аша актив хәбәр итәләр. Планлаштырылган вебинарлар турында яңалыклар халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренең «Вконтакте» һәм «Инстаграм» социаль челтәрләре битләрендә басыла. Социаль челтәрләр үзәк белгечләренә яңадан әзерләү, квалификация күтәрү курслары турында мәгълүмат белән уртаклашырга, пособиеләр һәм ярдәм чаралары алу тәртибе турында яңалыклар бастырып чыгарырга мөмкинлек бирә.

Эш бирүчеләр дә халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре эшчәнлегенең дистанцион форматының уңай якларын билгеләп үтә. ZOOM платформасында конференцияләр реаль вакыт режимында тәҗрибә уртаклашырга һәм хезмәткәрләрне эзләү мәсьәләләре буенча нәтиҗәле фикер алышырга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International