COVID-19 ның яңа дулкыны социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре тормышына үзгәрешләр кертә. Яңа коронавирус йогышы таралуны кисәтү максатыннан Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты үзизоляция режимына күчте.
Шушы көннәрдә Әлмәт районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең Карау һәм тернәкләндерү мәктәбендә «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәге табиб-терапевты Э. М. Низамова катнашында «Беренче ярдәм күрсәтү» темасына белем бирү дәресе узды. Укыту дәресе озак вакыт карау системасын гамәлгә ашыру кысаларында узды.
22 октябрь көнне Әлмәт районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга ярдәм бүлеге психологы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән бала белән «Кояш эзләгән маймыл турында хикәя» дигән темага дәрес үткәрде. Дәрестә әкият- һәм арт-терапия алымнары кулланылды.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.
«Балалар һәм яшьләр эшләре буенча төбәкара үзәк» иҗтимагый оешмасы үткәргән «Балаларга карата дустанә булган Россия оешмалары» Милли иҗтимагый премиясен бирү өчен конкурс сайлап алуы нәтиҗәләре билгеле булды.
ТАССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Татарстан – бай төбәк» дигән уен чарасы узды.
Бүген социаль эш буенча белгеч Екатерина Мясникова интернат-йорт карамагындагы әби белән бизиборд ярдәмендә кул бармакларының вак моторикасын торгызу буенча дәрес үткәрде.
COVID-19 таралуын киметү максатыннан Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече социаль хезмәткәрләргә антисептик чаралар һәм битлекләр таратты.
22 октябрь көнне Тәтеш районында социаль куркыныч һәм авыр тормыш хәлендә булган, 4 нче һәм 8 нче социаль участокларда яшәүче гаиләләргә ведомствоара килеп тикшерү оештырылды.
Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен психолог Чулпан Галләмова «Конфликтны ничек дөрес кабул итәргә» дигән темага мини-тренинг үткәрде.