27 нче октябрь көнне Бөгелмә районы «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Әкият дөньясы» дигән куркуларны коррекцияләү буенча тренинг узды.
Тренингның максаты – куркуны, борчуларны коррекцияләү.
Әкият терапиясе баланың эчке ресурсларын активлаштырырга ярдәм итә. Балалар «әкият дәресләрен» реаль тормышта куллану юлы белән куркуны җиңеп чыгуда үз мөмкинлекләрен куллана башлыйлар.
Тренинг барышында балалар үзләренең яраткан әкият геройларын искә төшерделәр, ни өчен аларны ошатуларын, кыяфәтләрен искә төшереп сөйләделәр. Тернәкләнүчеләр кәгазьдә үз куркуларын ясадылар, соңыннан эмоциональ киеренкелекне киметүгә һәм үз-үзләренә ышанычны арттыруга юнәлдерелгән уеннарда катнаштылар.
Тренинг эчке яктан ныгуга ярдәм итте, әкиятләр һәм уеннар балаларга бик күп уңай эмоцияләр китерде.