«Асылташ» социаль приютында тәрбияләнүчеләргә сугыш турында китаплар тапшырдылар

2020 елның 27 октябре, сишәмбе

Яр Чаллы Ветераннар советы вәкилләре тантаналы рәвештә «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләргә «Бөек Җиңүнең яшь геройлары» дигән китаплар сериясен тапшырдылар. Басмалар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында бастырылган һәм ветераннарга: тыл хезмәтчәннәренә, сугыш чоры авырлыкларын үз җилкәләрендә кичергән сугыш чоры балаларына багышланган. Иҗтимагый әһәмиятле проект үсеп килүче буынны конкрет кешеләрнең язмышлары үрнәгендә ил тарихы белән таныштыруга юнәлдерелгән.

Балалар кызыксынып лекция тыңладылар һәм кечкенә сугыш чоры геройлары турында презентация карадылар, яңа китаплар белән таныштылар. Җавап сүзендә приют карамагындагылар ветераннарга кыйммәтле бүләк өчен рәхмәт белдерделәр һәм приют китапханәсе киләчәктә әлеге сериядән яңа китаплар белән тулыланыр дигән өмет белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International