Спас муниципаль районында Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татар республика оешмасы «Барлык балалар да уйнарга хокуклы» дигән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен уңайлы уен территориясе булдыру проектын тормышка ашырды. Ул гражданнар җәмгыятен үстерү буенча Президент грантлары фонды акчасына тормышка ашырылды.
Спас районы Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татар республика оешмасы 1994 елдан бирле муниципаль район инвалидлары арасында мәдәни-массакүләм чаралар үткәрә.
Проект кысаларында Болгар шәһәренең үзәк паркында комлык, таган, мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен карусель, «Йөк машинасы», «Фантазер», «Яхта» уен комплекслары, «Кырмыска оясы» панеле, «Мәктәп» моделе урнаштырылды. Кече архитектура формаларын урнаштыру буенча чыгымнарны Феодор Болгарский ис. хәйрия фонды үз өстенә алды.
Киртәләрсез уен территориясенең төп бурычы – уен, спорт һәм сәламәтләндерү чаралары аша төрле сәламәтлек мөмкинлекләре булган балаларны берләштерү.
Республиканың Спас районы Болгар шәһәренең үзәк паркында төзелгән балалар мәйданчыгы куркынычсыз уен һәм спорт зоналарын үз эченә ала, алар барлык балаларга да туры киләчәк һәм хәтта киртәләрсез территориядә инвалид коляскасында да уйнарга мөмкинлек бирәчәк.