Соңгы мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 9 305 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 572 кешегә кимрәк.
Шулай ук бу атнада Алабуга, Яшел Үзән, Менделеевск, Түбән Кама, Кама Аланы һәм Чистайда эшсезләр саны кимеде, анда 2020 елның 27 октябренә халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 1 709, 2 115, 185, 3 965, 496 һәм 913 эшсез кеше исәптә тора.