Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында пластилин һәм көнбагыш кулланып аппликация ясау буенча төркемле дәрес узды.
Быел интернат-йорт территориясендә көнбагышлар күп үсте, шуңа күрә социаль хезмәт алучылар табигый материалдан эшләнмәләр ясарга булдылар.
Аппликация техникасы кулларның вак моторикасын, иҗади сәләтне, игътибар һәм фикерләүне үстерә. Көнбагыш орлыклары белән эшләү бармак очларына массаж булып тора, мускулларны йомшарта һәм актив нокталарга йогынты ясап, нерв-эмоциональ киеренкелекне төшерә.
Социаль хезмәт алучылар коллектив эш вакытында сабырлык, пөхтәлек күрсәттеләр. Өлкәннәр ясаган керпе һәркемгә ошады.