Яр Чаллы «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Әкиятне үзебез уйлап табабыз» дигән түгәрәк эшчәнлеге программасы кысаларында чираттагы дәрестә катнаштылар.
Түгәрәк кысаларында дәресләр театральләштерелгән эшчәнлек аша танып-белү-сөйләм проблемаларын коррекцияләүгә юнәлдерелгән. Дәрес барышында перчатка һәм бармак курчаклары, магнитларда фигуралар кулланып театральләштерелгән тамашаларның төрле формалары кулланыла.
Түгәрәкнең үзенчәлеге шунда, балалар уен формасында әкият геройлары өчен сюжетны үзләре уйлап табалар. Еш кына әкият персонажларына балалар үзләре дә әверелә.
Иҗади эшчәнлек социаль хезмәт алучыларның тернәкләндерү процессына уңай тәэсир итә, сюжетны уйлап табу процессы балаларны мавыктыра, ә рольләр буенча уен күп уңай эмоцияләр бүләк итә.