2020 елның 28 октябренә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 70 016 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 2 369 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 3,45 % тәшкил итә.
Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 48 356 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 2 741 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 1,45 кеше тәшкил итә.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 891 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 39 кеше оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.