Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм итү фондының «Әти-әни булу бәхете» социаль проектын тормышка ашыру кысаларында балигъ булмаганнар арасында җенси тәрбия, гаилә тормышының этикасы һәм психологиясе буенча дәресләр үткәрелә.
27 нче октябрьдә Биектауның «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре 1 нче социаль участокта яшүсмерләр белән «Минем кыйммәтләрем» дигән профилактик чара уздырдылар.
Дәрес вакытында яшүсмерләр тормыш кыйммәтләренең кешенең үз-үзен тотышын билгеләп кенә калмыйча, тормыш белән дә җитәкчелек итүен белделәр. Чараның практик өлешендә балалар үзләренең тормыш кыйммәтләрен билгеләделәр һәм үзаңларының портретын ясадылар.
Дәрес яшүсмерләрнең үз-үзләрен җайга салу дәрәҗәсен күтәрүгә һәм стресска каршы торучанлыгын арттыруга ярдәм итте.