Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгечләре социаль хезмәтләрне кулланучылар белән эшләүдә шәхси алымнар кулланалар. Дәресләр интернат-йорт карамагындагыларның ихтыяҗларын һәм теләкләрен исәпкә алып төзелә.
Бүген социаль эш буенча белгеч Екатерина Мясникова «ДОН» хәрәкәт итү функцияләрен үстерү өчен күп функцияле комплекс кулланып индивидуаль дәрес үткәрде.
Социаль хезмәт алучы «Лабиринт» тренажер планшеты ярдәмендә кулларның вак моторикасын үстерү буенча биремнәр үтәде. Планшет тоткычлардан тора, аларны төрле каналлар буенча буйдан буйга хәрәкәт итәргә кирәк. Мондый технологияне куллану нәтиҗәсендә кул хәрәкәтләренең төгәллеге, терсәк һәм җилкә буыннарыныж сыгылмалыгы үсә. Мондый күп функцияле комплекс белән эшләү төрле травмалар, операцияләр, үзәк һәм периферик нерв системалары авыруларыннан соң организм функцияләренә уңай йогынты ясый.