«Кояшкай» тернәкләндерү үзәгендә Дуслык көне узды

2020 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе

28 октябрь көнне Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Дуслык көне» дип исемләнгән тематик чара узды.

Чараның максаты – дуслыкның әһәмиятен арттыру һәм бер-береңә карата толерант мөнәсәбәт формалаштыру.

Бәйрәм «Нәрсә ул дуслык?» дигән әңгәмәдән башланды. Балалар фикер алышуда актив катнаштылар: дуслык турында үз фикерләрен әйттеләр, бер-берсенә сораулар бирделәр. Конкурслар социаль хезмәт алучыларның кәефен күтәрде. Чара барышында балалар бәйрәм атмосферасына чумдылар.

Бәйрәм ахырында Леопольд турында «Балалар, әйдәгез тату яшик» дигән мультфильм күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International