«2014-2020 елларга Татарстан Республикасында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау» ярдәмче программасы кысаларында Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль эш буенча белгече 2 нче мәктәп базасында «Безгә бер-беребезне яхшырак белергә кирәк» дигән чара уздырды.
Профилактик эш балигъ булмаганнарны җинаять һәм җәмгыятькә каршы гамәлләр кылуга җәлеп итү очракларын ачыклау һәм булдырмау максатыннан башкарылды.
Әлеге чарада риск төркеменә керүче 16 балигъ булмаган бала катнашты. Балаларга террорчылык акты янаган очракта гамәлләр тәртибе турында мәгълүмат бирделәр. Социаль хезмәт алучылар әңгәмәдә актив катнаштылар, сораулар бирделәр.
Чара ахырында катнашучыларга «Террорчылыкны профилактикалау» дигән буклетлар таратылды.