ЯҢАЛЫКЛАР


30
октябрь, 2020 ел
җомга

Зәй шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә юридик зат, шәхси эшкуар яки фермерлык хуҗалыгы буларак теркәлгән эшсез гражданнарга бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәмен бирү өчен бизнес-планнар бәяләү буенча Экспертлар советы утырышы узды.

«Үзгәрешләр җиле» клубы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре Гөлнара Гизатуллина һәм Гөлназ Веселовская учетта торучы 10 балигъ булмаган бала өчен «Автолидер» автомәктәбенә экскурсия оештырдылар.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан 2020 ел нәтиҗәләре буенча Министрлык карамагындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре арасында озак вакыт карау системасын гамәлгә кертү буенча иң яхшы эш оештыруга конкурс игълан ителде.

30 октябрьдә Россиядә ел саен Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә.

2020 нче елда биш көнлек эш атнасында 4 һәм 6 ноябрь ял көннәре булачак. 3 һәм 5 ноябрьдә эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара.


29
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова өлкән яшьтәге гражданнар өчен «Мәхәббәтнең биш теле» дип исемләнгән социаль-педагогик дәрес үткәрде.

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә «Тегү эше» юнәлеше буенча хезмәт тернәкләндерү кабинеты эше кысаларында социаль хезмәт алучы хатын-кызлар өчен «Бисер белән чигү. Бизәнү әйберләре ясау» темасына дәрес узды.

28 октябрь көнне Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләргә ведомствоара рейд оештырды.

Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль эш буенча белгече С. А. Савинова учреждение карамагындагылар өчен ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган «Татарстан тарихы» дигән чара үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International