Кукмара районында Карау мәктәбе кысаларында дәресләр уза

2020 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе

Октябрь аенда Кукмара районы «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең Карау мәктәбендә өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре һәм авыруларның туганнары өчен дүрт төркемле дәрес узды.

Карау мәктәбе – «Демография» милли проекты кысаларында кертелә торган өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакыт карау системасының социаль программасы. Дәресләрнең максаты – урын өстендәге авыруларны карау алымнарына өйрәтү.

Укулар кысаларында тыңлаучылар «Кан агу вакытында ярдәм күрсәтү», «Стоматит белән ничек көрәшергә», «Урын өстендәге авыруларны ашату», «Йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау» темаларын өйрәнделәр. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, Карау мәктәбендә дәресләр – практик юнәлешле, укыту барышында алынган белемнәр авыруларны карауның яңа нәтиҗәле күнекмәләрен үзләштерергә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International