Шушы көннәрдә Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Әлфия Байкова 5 мөмкинлекләре чикле бала өчен «Светофор» дигән төркемле дәрес үткәрде.
«Сәламәтлек баскычы» программасы кысаларында үткәрелгән дәреснең максатлары: зур моторика һәм гомуми координация күнекмәләрен, җитезлек, тизлекне үстерү, кул һәм аяк хәрәкәтләрен ныгыту.
Төркемле дәрес «Таган» күнегүеннән башланды. Балалар идәнгә утырдылар, аякларын алга сузып, аяк очларына тартылдылар. Белгеч күнегүләрне авыр башкарган балаларга ярдәм итте. Дәрес туплы уен белән тәмамланды.
Балалар коллективта тату һәм бердәм эш күрсәттеләр. Чараның уен һәм төркемле характеры бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте.