ЯҢАЛЫКЛАР


16
ноябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә йөкле хатын-кызлар белән «Мин – әни» клубында төркемле дәресләр уздырыла. Дәрес хатын-кызларга сабый үсешендә үз ролеңне аңларга, үз халәтеңне кабул итәргә, ана булу шатлыгын тоярга ярдәм итә.

«Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече А. Х. Кашапова Теләче районы Кече Кибәхуҗа авыл җирлегендә консультация көне үткәрде.

12 ноябрь көнне Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең күчмә офисы социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләргә барып кайтты.

Коронавирус пандемиясе бөтен илдән битараф булмаган кешеләрне мохтаҗ кешеләргә адреслы ярдәм күрсәтү өчен берләштерде. Шундый кешеләрнең берсе – алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Николай Нефедов. 

13 ноябрь көнне Яр Чаллы шәһәренең «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Әйдәгез танышыйк» дигән бәйрәм узды. Чара үзәккә яңа килгән балалар арасында үзара мөнәсәбәтләрне яхшыртуга юнәлдерелгән иде.

Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр, өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын гамәлгә кертү кысаларында, һәр иртә саф һава суларга чыга. Бу, белгечләр сүзләренчә, организмны чыныктыруның иң кулай чарасы.

Балигъ булмаганнар арасында рәхимсез мөгамәләне кисәтү буенча эш кысаларында 11 ноябрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова «Якын кешеләр» клубының чираттагы утырышын үткәрде. «Үзара аңлашу юлына күрсәткеч» дигән чарада социаль хезмәт күрсәтүдә торучы ата-аналар катнашты.

12 ноябрьдә Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте базасында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр һәм инвалидлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс-2020»VI Милли чемпионатының төбәк этабы узды.

Балалар һәм ата-аналар арасындагы низагларны тыныч итеп җайга салу өчен шартлар тудыру максатыннан Минзәлә районының «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Гаилә конференциясе»дигән торгызу технологиясе кертелә.


13
ноябрь, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, инвалидлар декадасы алдыннан 2020 елның 16 ноябреннән 25 ноябренә кадәр Татарстан Республикасында инвалидларның, шул исәптән инвалид балаларның хокукларын тормышка ашыруга кагылышлы мәсьәләләр буенча гражданнар мөрәҗәгате өчен кайнар линия эше оештырыла. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International