Хәйриячеләр Зәй социаль хезмәткәрләренә һәм волонтерларына пандемия чорында ярдәм итәләр

2020 елның 16 ноябре, дүшәмбе

Коронавирус пандемиясе бөтен илдән битараф булмаган кешеләрне мохтаҗ кешеләргә адреслы ярдәм күрсәтү өчен берләштерде. Шундый кешеләрнең берсе – алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Николай Нефедов. Аның ярдәме белән Зәй районында пандемия чорында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә хезмәт алучыларга ярдәм күрсәтү буенча төрле волонтерлык акцияләре оештырылды.

Чираттагы хәйрия акциясе 12 ноябрьдә узды. Бу юлы Николай Валерьевич «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре өчен медицина битлекләре бүлеп бирде. «Социаль хезмәт коронавирус пандемиясе чорында ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга ярдәм итү өчен кулдан килгәннең барысын да эшли. Социаль хезмәткәрләр үз карамагындагыларның өйләренә барып, аларның ризыклары, дарулары, беренче чиратта кирәк-яраклары булуын тикшерәләр, аларның психологик хәле турында кайгырталар. Шул ук вакытта мондый ярдәмнең барлык кирәкле куркынычсызлык чараларын үтәп күрсәтелүе дә бик мөһим», – дип билгеләп үтте депутат.

Шуның белән Николай Нефедовның Зәй шәһәре социаль учреждениеләренә хәйрия ярдәме тәмамланмый. 19 ноябрьгә тагын бер волонтерлык акциясе планлаштырылган: «Шатлык» үзәгенең социаль хезмәт алучыларына 40 азык-төлек җыелмасы биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International