12 ноябрь көнне Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең күчмә офисы социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләргә барып кайтты.
Белгечләр Васильево шәһәр тибындагы бистәдә булдылар, анда эш белән тәэмин итү, һөнәри белем бирү һәм яңадан укыту, эшсезлек буенча пособие түләү тәртибе һәм шартлары, эшмәкәрлек эшчәнлеге һәм җәмәгать эшләрен оештыру рәвешендә үзмәшгульлек, 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балигъ булмаган гражданнарны вакытлыча эшкә урнаштыру һәм һөнәри укыту мәсьәләләре буенча консультацияләр бирделәр. Әлеге чарада бистәнең алты кешесе катнашты.