Конфликтларны чишү инструменты буларак гаилә конференциясе

2020 елның 16 ноябре, дүшәмбе

Балалар һәм ата-аналар арасындагы низагларны тыныч итеп җайга салу өчен шартлар тудыру максатыннан Минзәлә районының «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Гаилә конференциясе»дигән торгызу технологиясе кертелә.

Торгызу медиациясенең бер инструменты буларак, гаилә конференциясе кризислы хәлдән чыгу буенча мөстәкыйль юл табу өчен гаилә һәм якындагы социаль әйләнә-тирә ресурсларын активлаштыруга ярдәм итә торган программа булып тора. Технология кысаларында гаилә әгъзаларына бер-берсен ишетергә, үз җаваплылыгының өлешен аңларга, өзелгән элемтәләрне торгызу өчен көч куярга һәм проблемалы хәлдән чыгу юлын табарга мөмкинлек бирә торган шартлар тудырыла.

Гаилә конференциясе үз эченә төрле этаплар һәм методларны ала:

- катнашучыларны әзерләү, мәгълүмат алмашу;

- түгәрәк өстәл;

- «Мин – ата-ана» өстәл уенын файдаланып, төрле хәлләрне уйнап карау;

- «Ата-ана мәхәббәте сукмагы» дигән арт-терапияне кулланып, план төзү;

- план кабул итү;

- өй эшен үтәү.

Медиациядән файдалану балигъ булмаганнарны үстерү һәм социальләштерү өчен куркынычсыз мохит булдырырга мөмкинлек бирәчәк һәм учреждениенең эш системасы булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International