«Чишмә» үзәге гражданнар өчен консультация көне оештырды

2020 елның 16 ноябре, дүшәмбе

«Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече А. Х. Кашапова Теләче районы Кече Кибәхуҗа авыл җирлегендә консультация көне үткәрде.

Авыл халкы балаларга түләү алу, социаль контракт нигезендә социаль ярдәм алу тәртибе мәсьәләләре буенча консультация ярдәме сорап мөрәҗәгать итте. Шулай ук чара кысаларында авыл җирлеге сәркәтибе белән берлектә участоктагы социаль хәлгә мониторинг үткәрелде.

Мондый очрашуларны үткәрүнең төп бурычларының берсе – муниципаль районның ерак торак пунктларында яшәүче балалары булган гаиләләргә социаль хезмәт күрсәтүне тәэмин итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International