«Кояшкай» үзәгендә яңа тәрбияләнүчеләр бер-берсе белән таныштылар

2020 елның 16 ноябре, дүшәмбе

13 ноябрь көнне Яр Чаллы шәһәренең «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Әйдәгез танышыйк» дигән бәйрәм узды. Чара үзәккә яңа килгән балалар арасында үзара мөнәсәбәтләрне яхшыртуга юнәлдерелгән иде.

Балалар һәм ата-аналар башкалар белән тизрәк танышырга тырыштылар, барлык уеннарда да актив катнаштылар, яраткан хайваннарын ясадылар, хәрефләрдән «кояшкай» сүзен җыйдылар.

Музыкаль-бию разминкасы һәм дуслык кагыйдәләре турында мультфильм карау «дуслык», «игелек», «үзара ярдәм» кебек төшенчәләрне ныгытырга ярдәм итте. Балалар үзәкнең төп кагыйдәсе белән таныштылар: башкалар сиңа нинди мөнәсәбәт күрсәтүләрен телисең икән, син дә аларга шундый мөнәсәбәт күрсәт. Барлык яшь реабилитантлар да аны үтәргә сүз бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International