ЯҢАЛЫКЛАР


13
ноябрь, 2020 ел
җомга

Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә педагог-психолог Алинә Сабирова көн саен «Уңайлы мохит» дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында сатып алынган «Кояшкай» балалар уен терминалын куллана.

Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре һәм социаль хезмәткәрләре 70 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарны, шулай ук 1 төркем инвалидларны өйләренә барып карыйлар.

11 ноябрь көнне Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Ләйсән Насырова «Йөклелек психосоматикасы: куркулар карындагы сабыйга ничек тәэсир итә» дигән онлайн-дәрес үткәрде.

«Парк ретриты» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре һәм социаль хезмәткәрләре көзге Лениногорск буйлап виртуаль сәяхәт уздырдылар.

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Виктория Павлова социаль хезмәт алучылар өчен «ТР шәһәрләре буенча онлайн-сәяхәт» темасына дәрес үткәрде. Чара клуб-түгәрәк эшчәнлеге  һәм ТАССР оешуның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында оештырылды.

Өлкәннәр һәм инвалидларны озак вакыт кару системасын гамәлгә ашыру кысаларында Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Тернәкләнү һәм тәрбия мәктәбендә чираттагы дәрес уздырды.

Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Гарденотерапия» технологиясе уңышлы тормышка ашырыла.


12
ноябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

12 ноябрь көнне Минзәлә муниципаль районы социаль яклау бүлеге инвалид бала тәрбияләүче С. П. Константинова гаиләсе өчен «Йөрәктән йөрәккә» дигән акция оештырды.

Бүген, 12 ноябрьдә, Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль эш буенча белгече Рәмзия Хәйбулова «Төс терапиясе» программасы буенча «Тормышыбызда буяулар» дигән мастер-класс үткәрде.

Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында, үзизоляциягә карамастан, аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәт алучылар белән дәресләр үткәрүне дәвам итәләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International