Өлкәннәр организмын саф һавада йөрү чыныктыра

2020 елның 16 ноябре, дүшәмбе

Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын гамәлгә кертү кысаларында һәр иртә саф һава суларга чыга. Бу, белгечләр сүзләренчә, организмны чыныктыруның иң кулай чарасы.

Саф һава баш мие активлыгына яхшы тәэсир итә һәм сулыш юлларын җыелган тузаннан чистартуга ярдәм итә. Саф һава сулау, иҗат белән шөгыльләнү, яраткан эшне эшләү социаль хезмәт алучыларның тормышын күпкә мәгънәлерәк һәм якты кичерешләргә бай итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International