«Умырзая» тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчесе «Абилимпикс-2020»дә номинация җиңүчесе булды

2020 елның 16 ноябре, дүшәмбе

12 ноябрьдә Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте базасында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр һәм инвалидлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс-2020»VI Милли чемпионатының төбәк этабы узды.

Балык Бистәсе районындагы «Яңарыш» район мәдәният йорты студиясе җитәкчесе Рәмзия Фәттахова «Крючок белән бәйләү» компетенциясендә 1 урынны яулады.

Укучылар арасында бу компетенциядә Минзәлә районындагы «Умырзая» балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчесе Николай Лебедев җиңү яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International