Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә йөкле хатын-кызлар белән «Мин – әни» клубында төркемле дәресләр уздырыла.
Чираттагы очрашуда психолог Наталья Маркина катнашучылар белән «Йөклелекнең тылсымлы иле» дигән арт-терапия дәресе үткәрде, аның асылы сәнгать иҗатының төрле чаралары ярдәмендә үзеңнең эчке халәтеңнең образын гәүдәләндерүдән гыйбарәт. Эш барышында хатын-кызлар үзләренең тылсымлы иленең картасын ясадылар, сәяхәт маршруты төзеделәр һәм аның буенча хәрәкәт иттеләр.
Наталья Маркина билгеләп үткәнчә, кайчагында хатын-кыз үз йөклелеген кабул итә алмый, булачак бала табу аны куркыта, шул ук вакытта борчуның гомуми дәрәҗәсе күтәрелә, йокы бозыла, аппетит югала. Болар барысы да баланың үсеше һәм тормышы өчен җитди куркыныч булырга мөмкин. Дәрес хатын-кызларга сабый үсешендә үз ролеңне аңларга, үз халәтеңне кабул итәргә, баланың дөньяга килүенә кадәр үткән юлны тоярга, ана булу шатлыгын тоярга ярдәм итә.