Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, инвалидлар декадасы алдыннан 2020 елның 16 ноябреннән 25 ноябренә кадәр Татарстан Республикасында инвалидларның, шул исәптән инвалид балаларның хокукларын тормышка ашыруга кагылышлы мәсьәләләр буенча гражданнар мөрәҗәгате өчен кайнар линия эше оештырыла. Шулай ук татарстанлылар Министрлыкка үз тәкъдимнәрен җибәрә алалар.
Кайнар линия телефоны: 8 (843) 557-21-25 (эш көннәрендә 9.00 дан 18.00 сәгатькә кадәр, тәнәфес 12.00 дән 13.00 сәгатькә кадәр).
Электрон адрес: Alfiya.Bikbaeva@tatar.ru (тәүлек буе).
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы шулай ук мөмкинлекләре чикле һәм төрле өлкәләрдә талантлары булган, инвалидларны һәм инвалид балаларны тернәкләндерү үзәкләрендә чакырылган кунаклар булырга һәм уңышлы тормыш алып баруның ачык мисалларын күрсәтергә әзер булган талантлы кешеләр турында мәгълүмат көтә.
Мөрәҗәгатьләрдә түбәндәге мәгълүматны күрсәтергә кирәк:
- мөрәҗәгать итүченең исеме, фамилиясе, атасының исеме;
- инвалид гражданның исеме, фамилиясе, атасының исеме, граждан яши торган район, туган көне;
- оператив элемтә өчен контакт телефоны, электрон почта адресы.