ЯҢАЛЫКЛАР


17
ноябрь, 2020 ел
сишәмбе

Көн саен Югары Ослан муниципаль районындагы «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәмен күрсәтү кысаларында гражданнарны кабул итәләр.

Көн саен Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен дәресләр үткәрелә. Бүген социаль эш буенча белгечләр Ирина Мөслимова һәм Ольга Бочкарева гирляндалар ясау буенча дәрес үткәрделәр.

Балачак унъеллыгы төбәк планын тормышка ашыру кысаларында Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Бала күзләре белән дөнья» дигән онлайн рәсем конкурсы уздырдылар.

13 һәм 16 ноябрь көннәрендә Мамадыш районында «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы С. С. Василова, ГТХМ хезмәткәре Р. Р. Мәхмүтов һәм балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия белгече Л. Ш. Шәфыйкова ведомствоара тикшерүләр оештырдылар.

13 ноябрьдә Яшел Үзән районында балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышы булды. Профилактика системасы органнарының һәм учреждениеләренең эш планнары, профилактика эшенең проблемалары һәм перспективалары турында фикер алышынды.

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Алсу Сәмигуллина һәм Гөлшат Николаева «Синең сайлау» психологик-педагогик программасын тормышка ашыру кысаларында төркемле интерактив дәресләр уздыралар. Чаралар 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә – максатчан төркем укучыларның уку урыны буенча уза.

12 һәм 13 ноябрьдә Татарстанның Яшел Үзән районында балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәдә исәптә торучы яшүсмерләрне тикшерү буенча эшче төркемнең күчмә чарасы узды.

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Халыкара толерантлык көненә багышланган «Толерантлык һәм без» дигән коммуникатив мини-тренинг узды. Социаль хезмәт алучылар өчен чараны психолог Чулпан Галләмова үткәрде. 


16
ноябрь, 2020 ел
дүшәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны һәм җинаятьләрне кисәтү максатыннан Мамадыш районының «Өмет» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында хезмәт алучылар белән балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор, полиция капитаны Н. П. Тихомирова очрашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International