Балигъ булмаганнар арасында рәхимсез мөгамәләне кисәтү буенча эш кысаларында 11 ноябрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова «Якын кешеләр» клубының чираттагы утырышын үткәрде. «Үзара аңлашу юлына күрсәткеч» дигән чарада социаль хезмәт күрсәтүдә торучы ата-аналар катнашты.
Чара башында психолог «Ташландык йорт» ассоциатив тесты ярдәмендә гаилә эчендәге мөнәсәбәтләргә диагностика үткәрде. Алга таба, балалар белән аралашуның деструктив рәвешләрен кисәтү максатыннан, белгеч катнашучыларны «Кәгазь кеше», «Күңел картасы», «Көзге агач», «Минем мәхәббәт үзәге» күнегүләре белән таныштырды. Ата-аналар «җәза» һәм «көчләү» төшенчәләрен аерсын һәм беркайчан да алар арасында чикне үтмәсен өчен, «Веста» үзәге психологы «Балаларны тәрбияләү» дигән белешмәлек таратты.