Көн саен Югары Ослан муниципаль районындагы «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәмен күрсәтү кысаларында гражданнарны кабул итәләр.
Социаль контрактның максаты – аз керемле гражданнарга авыр тормыш хәлен җиңеп чыгарга ярдәм итү, даими мөстәкыйль керем чыганаклары хисабына тормыш дәрәҗәсенә чыгу.
Ярдәм сорап яшәү минимумыннан түбәнрәк керемле гражданнар, шулай ук дүрт һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган бала тәрбияләүче гаиләләр мөрәҗәгать итә ала. Социаль контракт төзү тәртибе турында тулырак мәгълүматны Югары Ослан районы халкы түбәндәге адрес буенча ала ала: Югары Ослан авылы, Медгородок ур., 21А йорт.