Исәптә торган Яшел Үзән яшүсмерләрен ведомствоара эшче төркем тикшерде

2020 елның 17 ноябре, сишәмбе

12 һәм 13 ноябрьдә Татарстанның Яшел Үзән районында балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәдә исәптә торучы яшүсмерләрне тикшерү буенча эшче төркемнең күчмә чарасы узды.

Эшче төркем составына халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, «Рәхәт» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре белгечләре, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау бүлеге инспекторы керде.

Әлеге чара белән ведомствоара исәптә торучы һәм социаль куркыныч хәлдә булган 16 гаилә колачланды. Вакытлыча эшкә урнаштыру һәм һөнәри белем бирүгә юнәлтү максатыннан, исәптә торучы яшүсмерләргә аерым игътибар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International