Балачак унъеллыгы төбәк планын тормышка ашыру кысаларында Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Бала күзләре белән дөнья» дигән онлайн рәсем конкурсы уздырдылар.
Конкурста сигез балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучы балалар катнашты. Алар үз эшләрен популяр WhatsApp мессенджеры ярдәмендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегенә җибәрделәр.
Конкурска тәкъдим ителгән барлык иҗади эшләр дә яратып һәм фантазия белән башкарылган, алар зәвыклы һәм үзенчәлекле булулары белән аерылып тора. Катнашучылар грамоталар белән бүләкләнде, ә балалар эшләреннән күргәзмә оештырылды.
(1).png)