Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Алсу Сәмигуллина һәм Гөлшат Николаева «Синең сайлау» психологик-педагогик программасын тормышка ашыру кысаларында төркемле интерактив дәресләр уздыралар. Чаралар 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә – максатчан төркем укучыларның уку урыны буенча уза.
«Синең сайлау» программасының максаты – яшүсмерләр тарафыннан психоактив матдәләр куллануны кисәтү һәм үз сәламәтлегең файдасына үз-үзеңне җаваплы тоту күнекмәләренә өйрәтү. Программа ай саен үткәрелә торган 10 дәрескә исәпләнгән.
Программа кысаларында эшләү укучылар белән төркемле дәресләр үткәрүне күздә тота. Биремнәрнең күбесе интерактив һәм уен характерына ия.
Дәресләр циклы укучыларга үз сәламәтлекләре турында кайгырту, сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен үтәү кирәклеген ача. Балалар тискәре йогынтыга ия булган матдәләрне куллануны кисәтү буенча белемнәр ала һәм яман тәкъдимнәрдән сакланырга өйрәнә.
Ноябрь аенда узган чираттагы дәрестә социаль хезмәт алучылар «Зәһәрле төтен сере» мультфильмын карадылар, аның турында фикер алышуда катнаштылар һәм үз тәэсирләре белән уртаклаштылар.