Соңгы мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 7 901 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 676 кешегә кимрәк.
Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында көн саен «Иҗат шатлыгы» түгәрәгендә дәресләр уза. Чаралар өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны актив тормыш рәвешенә тарту, шулай ук иҗатка кызыксыну уяту максатыннан үткәрелә.
Дәрес патриотлык хисе тәрбияләүгә, балигъ булмаганнарның коммуникатив күнекмәләрен формалаштыруга ярдәм итте.
Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең Совет районы буенча гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологлары «Социаль ял итеп алу» проекты кысаларында «Тылсымлы ил» дигән дәрес үткәрделәр. Исегезгә төшерәбез, проект 18 яшьтән өлкәнрәк булган инвалидларны социаль абилитацияләүгә юнәлдерелгән.
Атна дәвамында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр «Старость в радость» Хәйрия фонды тарафыннан оештырылган иҗади мастер-классларда катнашалар. Чаралар дистанцион режимда уза.
Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында учреждение хезмәткәрләренең балалары һәм оныклары арасында рәсем һәм плакатлар конкурсы узды.
Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан 17 ноябрь көнне Алабуга районындагы «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Сәламәтлек өчен йөз киңәш» дигән мәгълүмати сәгать үткәрелде.
Ел саен ноябрь аенда Россиядә экологик бәйрәм – Песнәк көне билгеләп үтелә. Ул РФ Кошларны саклау берлеге үтенече буенча расланды. Шушы көн уңаеннан Казанның Авиатөзелеш районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагоглары балигъ булмаган балалар өчен тематик дәрес үткәрделәр.
Татарстан Республикасында «Демография» милли проектының «Өлкән буын» проекты кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын кертү дәвам итә. Озак вакыт карау системасы кысаларында гамәлгә ашырыла торган төп юнәлешләрнең берсе – караучылар (сиделкалар) хезмәтен булдыру.
Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы эш бирүчеләргә методик ярдәм күрсәтү максатларында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан 2021 елга җитештерү (производство) календаре эшләнде.