13 һәм 16 ноябрь көннәрендә Мамадыш районында «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы С. С. Василова, ГТХМ хезмәткәре Р. Р. Мәхмүтов һәм балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия белгече Л. Ш. Шәфыйкова ведомствоара тикшерүләр оештырдылар.
Янгыннарны кисәтү максаты белән ведомствоара учетта торучы гаиләләр, шулай ук социаль хезмәт алучылар патронажланды. Белгечләр янгын куркынычсызлыгы буенча инструктажлар үткәрделәр, гражданнарга тематик белешмәлекләр тапшырдылар. Хезмәт күрсәтүгә беренче тапкыр кабул ителгән гаиләләр йортларында автоматик янгын хәбәрчеләре урнаштырылды, шулай ук элек куелган датчикларның төзеклеге тикшерелде.