«Өмет» приютында тәрбияләнүчеләр белән профилактик әңгәмә үткәрделәр

2020 елның 16 ноябре, дүшәмбе

Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны һәм җинаятьләрне кисәтү максатыннан Мамадыш районының «Өмет» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында хезмәт алучылар белән балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор, полиция капитаны Н. П. Тихомирова очрашты.

Приютта тәрбияләнүчеләр белән «Җинаять һәм административ җаваплылык» дигән темага профилактик әңгәмә үткәрелде. Яшүсмерләргә җинаять җаваплылыгы нинди яшьтән башлануы, җинаять кылган өчен нинди җәза кулланылуы турында сөйләделәр. Балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор балаларга спиртлы эчемлекләр һәм тәмәкенең зыяны турында искә төшерде.

Балалар инспекторны зур кызыксыну һәм игътибар белән тыңладылар һәм кызыксындырган барлык сорауларга җаваплар алдылар.

Чара барышында барлык санитар-гигиена чаралары үтәлде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International