Көн саен Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен дәресләр үткәрелә. Бүген социаль эш буенча белгечләр Ирина Мөслимова һәм Ольга Бочкарева гирляндалар ясау буенча дәрес үткәрделәр.
Дәрес башында интернат-йортта яшәүчеләргә очлы әйберләр белән эшләгәндә куркынычсызлык техникасы турында искәрттеләр. Соңыннан иҗади чарада катнашучылар кәгазьдән матур һәм төсле гирляндалар ясауга керештеләр. Кул эшләре белән интернат-йортта яшәүчеләр бүлмәләрне бизәделәр, шул рәвешле бәйрәм атмосферасы тудырдылар.
Мондый дәресләр кулларның вак моторикасын, пөхтәлекне, өлкән кешеләрнең иҗади сәләтен үстерә, командада эшләргә өйрәтә.