Яшел Үзән мәшгульлек үзәге балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия утырышында катнашты

2020 елның 17 ноябре, сишәмбе

13 ноябрьдә Яшел Үзән районында балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышы булды. Чара Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – мәгариф идарәсе башлыгы Рәисә Афанасьева һәм профилактика субъектларының барлык хезмәт вәкилләре җитәкчелегендә узды. Профилактика системасы органнарының һәм учреждениеләренең эш планнары, профилактика эшенең проблемалары һәм перспективалары турында фикер алышынды.

Утырышта 1 нче кичке мәктәп тыңлаучылары катнашты. Чара барышында балалар һәм яшүсмерләр арасында җинаятьчелекне киметү, бәхетсезлек очракларын һәм балаларның үлемен кисәтү, укудан буш вакытта яшүсмерләрнең мәшгульлеген оештыру, шулай ук балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген кисәтү буенча кирәкле чаралар күрү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International