Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Халыкара толерантлык көненә багышланган «Толерантлык һәм без» дигән коммуникатив мини-тренинг узды. Социаль хезмәт алучылар өчен чараны психолог Чулпан Галләмова үткәрде.
Тренингның максатлары: социаль хезмәт алучыларда толерантлык турында белемнәр, башка кешеләргә карата ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыру һәм һәркемнең үзенчәлекле булуын һәм индивидуальлеген тану өчен шартлар тудыру.
Чарада катнашучылар белән толерантлыкның мәгънәсе турында әңгәмә, «Без шундый...» һәм «Йомгак» күнегүләре үткәрелде. Реабилитантлар барысы бергә толерант шәхеснең нинди сыйфатларга ия булуын билгеләделәр.
Чарада барлыгы 10 кеше катнашты.