Татарстанда хезмәт хакы буенча бурычларны түләү буенча эш дәвам итә

2020 елның 16 ноябре, дүшәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү ведомствоара комиссиясе һәм республиканың социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү комиссиясе карамагындагы хезмәткә түләү, керем һәм халыкның яшәү дәрәҗәсе буенча координация советы катнашында Татарстан предприятияләрендә хезмәт хакы бурычлары кайтарыла. Бөгелмә муниципаль районы предприятиесендә хезмәт хакы буенча бурыч түләнде.

Шулай итеп, «Агропродукт» ҖЧҖ 1 хезмәткәр алдындагы гомуми 279,9 мең сумлык бурычын түләде.

Шулай ук Саба муниципаль районының «СмартИнжиниринг» ҖЧҖ хезмәт хакы буенча бурыч өлешчә түләнде. Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять 4 хезмәткәргә 279 мең сум акча түләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International