Шушы көннәрдә Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында педагоглар Халыкара инвалидлар көненә багышланган «Җылылык нурларын бүләк итик» дип исемләнгән тематик сәгать уздырдылар.
Инвалидлар декадасы кысаларында Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре «Язылу бүләккә» хәйрия акциясенә кушылдылар.
Халыкара инвалидлар көне кысаларында 4нче декабрь көнне Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль эш буенча белгечләр Ирина Мөслимова һәм Екатерина Мясникова социаль хезмәт алучылар өчен бәйрәм табыны оештырдылар.
Спартакиадада катнашу – үзеңне күрсәтү, үз көчеңне сынау һәм яңа дуслар табу өчен менә дигән мөмкинлек. Мондый спорт чаралары ярдәмендә инвалидлыгы булган кешеләр үз мөмкинлекләренең чикләрен елдан-ел киңәйтә.
3 декабрьдә, Халыкара инвалидлар көнендә, Әлмәттә «Игелек бүләк ит» мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм итү фондының 10 еллыгы уңаеннан фестиваль узды. Бәйрәм кунаклары арасында «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге вәкилләре дә бар иде.
Яңа ел – балаларның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе, ул һәрвакыт әкият һәм могҗиза белән очрашу. Бөгелмә районының «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Яңа ел кичәләре программасын төзи, әкияти киемнәр әзерли һәм, әлбәттә инде, теләкләрне хәзердән үк фаразлый башладылар.
Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында иң кечкенә тәрбияләнүчеләр белән рәсем ясау эшчәнлеге буенча коррекция-үсеш бирә торган дәресләр даими үткәрелә. Алар балаларның иҗади сәләтләрен, вак моторика һәм кул хәрәкәтенең координациясен үстерүгә, рәсем ясауның төрләрендә осталыкларын формалаштыруга юнәлдерелгән.
3 нче декабрь көнне Питрәч муниципаль районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Хәзинәләр утравы» дигән анимацион чара уздырдылар. Питрәч мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәбенең кече мәктәп яшендәге балалары мавыктыргыч чарада катнаштылар.
Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Халыкара инвалидлар көненә багышланган дартс һәм шашка буенча ярышлар узды. Чараның мәртәбәле кунаклары арасында Татарстан Республикасының «Спорт хәрәкәте» инвалидлар төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Әсхәт Галиев иде.
Шушы көннәрдә Түбән Кама районының 12нче социаль участогында «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Әлфирә Юнысова өч волонтер өчен «Игелек буыны» дигән мастер-класс үткәрде. Чараның максаты – балаларга үзләрен күрсәтү һәм аларны мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм итү социаль әһәмиятле практикасына кертү.