Минзәлә интернат-йортында бәйрәм табыны

2020 елның 7 декабре, дүшәмбе

Халыкара инвалидлар көне кысаларында 4нче декабрь көнне Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль эш буенча белгечләр Ирина Мөслимова һәм Екатерина Мясникова социаль хезмәт алучылар өчен бәйрәм табыны оештырдылар. Нык сәламәтлек һәм озын гомер теләп, Минзәлә шәһәренең балалар иҗат йорты хезмәткәрләре интернат-йортта яшәүчеләргә тәмле сыйлар тапшырды.

Чараны оештыручылар чәй табыны артында һәркем үз фикерләре, инвалидлыклары булган социаль хезмәтләр алучылар борчыган сораулар белән уртаклаша алсын өчен, уңайлы атмосфера тудырырга тырыштылар.

Очрашуда катнашучыларның барысы да игътибар һәм тәмле сыйлар өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International