Шушы көннәрдә Түбән Кама районының 12нче социаль участогында «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Әлфирә Юнысова өч волонтер өчен «Игелек буыны» дигән мастер-класс үткәрде. Чараның максаты – балаларга үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирү һәм аларны мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм итүгә җәлеп итү.
Мастер-класста катнашучылар балалар өчен мандариннан һәм кәнфиттән бүләк ясадылар. Эш барышында белгеч волонтерларга Халыкара инвалидлар көне тарихы, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр каршылаша торган проблемалар турында сөйләде. Волонтерлар да үз фикерләре, хис-тойгылары белән уртаклаштылар.
Балалар вакытны күңелле һәм нәтиҗәле үткәрделәр. Алар тарафыннан эшләнгән бүләкләр инвалид балаларга һәм мөмкинлекләре чикләнгән балаларга тапшырылды.